news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Муса Җәлилне искә алдылар

Искә алу кичәсендә татар студентлары каһарман шагыйрьнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен укыды.

Истанбулда Муса Җәлилне искә алдылар
Татарстанның Төркиядәге вәкилеге

(Истанбул, 16 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда шагыйрь Муса Җәлил искә алынды. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Мәрмәрә университеты фәнни хезмәткәре Ләйсән Шаһин Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Төркия югары уку йортларында укучы татар студентлары Җәлил шигырьләрен татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә укып күрсәткәннәр.

Җыенда шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Рифә Рахман да катнашкан, ул үз шигырьләре белән таныштырып үткән.

Патриот шагыйрьне искә алу кичәсе Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге бинасында үткән. Бу турыда вәкил Айрат Гатауллин: ”Муса Җәлилне искә алу чарасы студентлар тарафыннан, старосталары Тимур Сафинның идеясе белән, оештырылды. Шәкертләребез бик актив, киләчәктә дә кызыклы кичәләр оештырып торырга ниятлиләр”, - диде.

Айрат Гатауллин хәзерге көндә Татарстан вәкиллегенең Истанбул губернаторлыгы тарафыннан үткәреләчәк Нәүрүз бәйрәменә әзерлек эшләре алып баруын белдерде. Апрель аенда Габдулла Тукайны искә алу кичәсе оештырылачагын әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100