news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Скульптор Кадим Җәмитов Чыңгыз ханга һәйкәл ясаган

Мәскәүдә яшәүче сынчыга 75 яшь тулды.

Скульптор Кадим Җәмитов Чыңгыз ханга һәйкәл ясаган
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Мәскәүдә яшәүче скульптор Кадим Җәмитов Чыңгыз хан һәйкәлен ясаган.

«Мин әле генә Чыңгыз хан әсәрен башкардым, тәмамладым дияргә мөмкин. Ул минем 5-7 ел барды. Шулай да мин аны башкарып чыга алдым. Аны күрсәтермен дип торам», — диде скульптор Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкилле урынбасары Эмиль Фәйзуллин белән очрашу вакытында.

Очрашу Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы булган Кадим Җәмитовка 75 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Скульпторга Татарстанның Премьер-министры урынбасары — ТР Россия федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кадим Җәмитов үзенең башка шәхесләр турында хезмәтләре дә барлыгын, аларның барысының да татар халкына багышланганын әйтте. Скульпторның Третьяков галереясендә алты эше бар, алар совет чорында сатып алынган булган. Бу хезмәтләр шулай ук татар халкына багышланган.


Кадим Җәлил улы Җәмитов 1946 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Олы Арташ авылында туган. 1973 елдан Мәскәүдә яши. Россия рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның хезмәтләренең кайберләре: Оренбургта Муса Җәлил һәйкәле, Казанда Кол Гали һәйкәле, Казанда «Хөррият» стеласы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100