Түбән Новгород өлкәсендә иҗтимагый оешмалар съездында татар теле турында сөйләштеләр

Чарада татарлар яшәгән Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан мәктәп директорлары, татар теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»).Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Зур Рбишча урта мәктәбе базасында зур милли-мәдәни чара — өлкә татар авыллары гомумбелем бирү һәм иҗтимагый оешмаларының съезды булып үтте. Аны Нижгар татар конгрессы район администрациясе, мәгариф, яшьләр һәм спорт эшләре комитеты һәм район «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырган иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чарада татарлар яшәгән Сергач, Спас, Пильна, Кызыл Октябрь районнарыннан мәктәп директорлары, татар теле укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре катнашты.

Түбән Новгород татарлары конгрессы рәисе Гаяр Абдрахманович конгресс тарафыннан башкарылган эшләргә тукталып үтте һәм телебез белән бергә тарихны да сакларга, моның өчен мәктәпләрдә, клубларда авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә, төрле өлкәдәге хезмәт алдынгыларына багышланган стендлар булдырырга кирәк, диде. Бу яктан Пильна районы Сафаҗай мәктәбен үрнәк итеп куярга була, анда бик күп шушындый тарихи стендлар бар.

Өлкә татар автономиясе рәисе Рамил Салихҗанов милли бәяләрне саклау өстендә гаиләдән, мәктәп-бакчалардан гайре мәдәният бүлекләре белән дә эшләргә кирәк дип үз фикерен белдерде һәм төрле милли чараларда актив катнашырга чакырды.

«Милли тәрбия иң беренче гаиләдән башлана, ә хәзерге яшь гаиләләр балаларына төрле гаджетлар тоттыру белән чикләнәләр, аралашу бөтенләй диярлек юк. Телебезне саклап калу буенча махсус проектлар булдырырга кирәк, мин үз ягымнан андый проектларны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм вәгъдә итәм», — диде үз чыгышында Наил Хөсәенов.

28 ел стажлы, зур тәҗрибәле, югары категорияле татар теле укытучысы Галия Юнисовна бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Теле булмаса халык юк дигән сүз, тикмәгә генә тел милләтнең генетик коды димәгәннәр. Аның аркасында без үткән белән бүгенгене бәйли алабыз, тел һәр халыкның киләчәген программалаштыра һәм ана теленә булган ихтирам, хөрмәт һәр җәмгыятьнең аерым мәгънәгә ия булган бәяләре булырга тиеш», — диде Талия ханым.

Чараның өченче өлеше ашханә белән берлештерелгән актлар залында, табын артында самавырдан чәй эчеп дәвам итте.