Дингә һәм милләткә хезмәттә

Дингә һәм милләткә хезмәттә

(Төмән, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәннең Илдар Җиһаншин җитәкчелегендәге гыйбадәт йортының ишекләре барлык милләт мөселманнары өчен дә ачык. Шулай булса да, аның эшчәнлегендә үзенә генә хас үзенчәлекләр дә формалаша башлаган. Татарлар күпсанлы җирле халык булганга, вәгазьләр татар телендә укыла. Төп имам да – татар. 20 яшьлек Самара егете имам Вәлинур Хөрмәтуллин Төмәнгә Богырыслан мәдрәсәсенең Алькино бистәсендәге бүлеген тәмамлап, Россия Үзәк Диния нәзарәте юлламасы белән килгән.

Башка милләттән булган мөселманнар өчен вәгазьләрне алар теләгән телдә оештыру мөмкинлекләре дә бар. Зур гына бер бүлмә якшәмбе мәктәбе өчен әзерләнгән. Анда туган телдә Ислам кануннарын өйрәнү, вәгазьләр тыңлау мөмкинлеге тудырылган. Бу эшне әзәрбәйҗанлы Әюп хәзрәт башлап җибәргән инде. Ул Үзәк Диния нәзарәтендә имтихан тапшырып, юллама алып килгән. Аның әйтүенә караганда, Ислам дәресләренә аның ватандашлары бик теләп йөри. Башка милләт вәкилләре дә шулай ук Үзәк Диния нәзарәте юлламасын алып, үз милләтенә дини хезмәт күрсәтә ала.

Бөгелмәдә туып-үскән отставкадагы хәрби Илдар әфәнде Җиһаншин үзенең белемен һәръяклап үстерү өчен Уфа Ислам университеты белән Россия Президенты каршындагы дәүләт идарәчелеге академиясендә читтән торып укый. Ул дингә хезмәт юлын Төмән җирендә башлап җибәрде, гаиләсе белән монда төпләнеп яшәргә ниятли. Киләчәккә планнары да зурдан. Җәмигъ мәчете төзелсә, гыйбадәт йортында мөселманча мәҗлесләр үткәрү өчен татар ашханәсе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасы оештырырга да тели. Гомумән, дин кануннарын дөньяви изге гамәлләр белән якынлаштыру – аның төп максатларының берсе. Сабый уллары Мөхәммәтне тәрбияләү белән шөгыльләнгән хатыны Әлфия дә, медицина академиясенең фармацевтика бүлегендә читтән торып укый. Ул да киләчәктә хатын-кызларга шәригать кануннарына якынлаштырылган медицина ярдәме күрсәтү турында уйлый.

- Әйе, Төмән җирендә өлкә мөселманнарының Диния нәзарәтеннән тыш, тагын ике Диния нәзарәте вәкиллеге хәрәкәт итә, шуларның берсе – миңа тапшырылган Үзәк Диния нәзарәте вәкиллеге. Безнең арада бернинди каршылык булырга тиеш түгел, мин андый каршылыкны тудырмас өчен хәлемнән килгәннең барсын да эшлим, өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәтең динебезне саклау, җәелдерү эшендә күрсәткән олы хезмәтенә, аның үзенә олы хөрмәт белән карыйм, аның киңәшләрен тыңлыйм. Безнең арада бернинди каршылык юк һәм булмас та. Нинди Идарә исеменнән эшләсәк тә, безнең максатларыбыз уртак – мөселманнар тормышына иман байлыгын кайтару», - диде Илдар әфәнде Җиһаншин.