news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе өлкәсендә татар стилендә ясалган Яңа ел уенчыклары бәйгесе игълан ителде

Татар стилендәге иң матур һәм үзенчәлекле Яңа ел уенчыклары ясаучылар бүләкләнәчәк.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсе татар конгрессы татар стилендә Яңа ел уенчыклары конкурсында катнашырга чакыра. Катнашучылар яшел чыршы өчен татар стилендә үзенчәлекле Яңа ел уенчыгы ясарга тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның ике шарты бар:

  • «Вконтакте», «Инстаграм» социаль челтәрләрендә #татарскаяновогодняяигрушка хэштэгы белән яңа ел уенчыгы фотосын куярга;
  • Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы битен билгеләргә (https://vk.com/congresstatar74, @congresstatar74).

Татар стилендәге иң матур һәм үзенчәлекле Яңа ел уенчыклары ясаучылар бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100