news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов егете әнисенә «Уйламаган көнем юк» китабын алу өчен Казанга килде

Әнисе дә, егет үзе дә китап турында Инстаграмнан белгән.

Саратов егете әнисенә «Уйламаган көнем юк» китабын алу өчен Казанга килде
Рамил Гали

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Саратов егете Реналь Иксанов әнисенә Нәбирә Гыйматдинованың китабын алу өчен Казанга «Татмедиа» бинасындагы әдәби кафега килде.

«Инстаграмда бу китап турында пост күрдем. Аны шулай ук дусларым, әнием дә күргән. Минем әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул татар китапларын яратып укый. Нәбирә Гыйматдинованың шушы китабын алып кайтуымны сорады», — диде Реналь.

Реналь «Идел» яшьләр үзәгенә «Татар яшьләре лидер мәктәбе»ндә катнашкан. Китапны алу өчен ул әдәби кафега килде. «Уйламаган көнем юк» китабы белән ул балалар өчен берничә китап та сатып алды.

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.

Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100