Питрәч районы «Ак калфак» оешмасына яңа җитәкче сайланды

Утырышта «Татар кызчыгы», «Татар малае», «Ак калфак», «Минем шәҗәрәм», «Җәлил укулары» һ.б. бәйгеләрне югары дәрәҗәдә үткәрү максат итеп куелган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районында «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Питрәч 2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина сайланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Питрәч районында узган эшлекле очрашуда «Ак калфак» Бөтенроссия татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Питрәч районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов, 2 нче санлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хәбир Сәйфетдинов катнашты.

Утырышта шулай ук эшләү стратегиясе билгеләнде. Татар милләтенең йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен тергезү, тарихын өйрәнү, кул эшләре белән шөгыльләнү, татар халык ашлары советын булдыру кебек мәсьәләлр күтәрелде. «Татар кызчыгы», «Татар малае», «Ак калфак», «Минем шәҗәрәм», «Җәлил укулары» һ.б. бәйгеләрне югары дәрәҗәдә үткәрү максат итеп куелды, диелә хәбәрдә.