Мәскәү Татарлары автономиясе рәисе #ПоюМоюМоскву акциясе призеры булды

Фәрит Фарисов шигыре өлкәннәр язган әсәрләр арасында икенче урын алды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү Татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов #ПоюМоюМоскву гомумхалык акциясе призеры булды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Фарисовның «Мәскәүдә тумасам да» шигыре «Олылар Мәскәү турында» номинациясендә икенче урынга лаек булды.

Оештыручылар катнашучылар өчен өч категория билгеләгән. Болар «Балалар Мәскәү турында» (18 яшькә кадәр катнашучылар), «Олылар Мәскәү турында» (18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар) һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган махсус категория.

Бәйгегә барлыгы 7,5 мең видео килгән, жюри алар арасыннан 122 лауреат сайлаган. Җиңүчеләрне 14 октябрьдә, А. А. Яблочкина исемендәге Актерлар йортында игълан иткәннәр.

Мәскәү халкы белән беррәттән #ПоюМоюМоскву акциясендә Россиянең 37 төбәгендә һәм чит илдә яшәүчеләр дә катнашкан. Кырым, Карачай-Черкесия, Брянск, Калуга, Орлов һәм тверь өлкәләрендә, шулай ук Белоруссия һәм Молдовада яшәүчеләр аеруча актив булган.