Башкортстанда Муса Галине искә алалар

Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Муса Галинең тууына бүген 85 ел тулды
(Уфа, 15 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Муса Галинең тууына бүген 85 ел тулды.
Шушы уңайдан талант иясен искә алу чаралары башланды. Башкортстанның бер төркем язучылары һәм журналистлар, шулай ук Муса Галинең туганнары бүген ул соңгы елларда яшәгән йорт диварына берткетелгән истәлек тактасы янына чәчкәләр салды.
Алдагы көннәрдә Муса Галине искә алу өчен, язучылар һәм мәрхүмнең туганнары, аның туган авылына – Чишмә районының Иске Муса авылына да сәфәр кылачак.
Муса Гали үзенең васыятенә ярашлы, туган авылы зиратында мәңгелек йортына күчерелгән иде. Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Муса Гали Иске Муса авылы мәктәбендә 1931-1938 елларда белем ала. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул авылдашлары белән бәйләнешен өзмәде һәм үзе укыган мәктәптә дә еш булды. Туган мәктәбенә үзенең һәр яңа чыккан китапларын да күпләп бүләк итә иде ул.
Муса Галинең истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, Чишмә районы хакимияте Иске Муса авылы мәктәбенә аның исемен бирде. Мәктәп коллективы атаклы якташларының музеен да ачты анда. Шушы изге эш өчен бер бүлмә бирелгән. Музейны тулыландыруга Муса Галинең туганнары гына түгел, ә байтак әдипләр дә, журналистлар да үз өлешен керткән.