news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарада татар тарихчысы Мурат Сафинның 90 еллыгына багышланган конференция була

Конференциядә Самара төбәгендә яшәүче татарларның тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы күп төрле проблемалар турында фикер алырга ниятлиләр.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Самара өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе шәһәрнең беренче яңа заман татар тарихчысы Мурат Сафин тууга 90 ел тулуга багышланган тарихи-мәдәни төбәк конференциясе үткәрә.

Чара быелның 20 октябрендә Самара өлкә универсаль китапханәнең актлар залында узачак, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Конференциянең төп темасы Самара төбәгендә яшәүче татарларның тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы күп төрле проблемалар булачак. Соңыннан конференция материалларын аерым басма итеп әзерләргә җыеналар.

Чарага төбәкне өйрәнүчеләр, өлкәнең шәһәр һәм районнарындагы мәгариф һәм мәдәният оешмалары (музейлар, китапханәләр), милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре, гуманитар югары уку йортлары студентлары һәм педагоглары (Самара университеты, Социаль-педагогик университет һәм Мәдәният институты), архив һәм музейларда эшләүчеләр, милли-мәдәни берләшмә активистлары чакырыла.

Оештыру комитеты тарихи-мәдәни татар төбәк конференциясендә татар халкы тарихын һәм туган якны өйрәнүче энтузиастлар, профессионал тарихчылар һәм мәдәният белгечләре дә катнашыр дип өметләнә. «Без тәкъдим ителгән темага кагылышлы язмаларыгызга, доклад һәм чыгышларыгызга шат кына булачакбыз», — диелә хәбәрдә.

Барлык сораулар буенча 89023742801 телефонына шалтыратырга яки azan06@mail.ru электрон адресына язырга була. Проектның партнерлары: Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте, Самара өлкә универсаль фәнни китапханәсе. Мәгълүмати ярдәмне «Бердәмлек» газетасы, «Самара татарлары» журналы, samtatnews.ru сайты күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

Марат Сафин туксанынчы еллар башында «Бердәмлек» газетасында Самара өлкәсе татарлары һәм мөселманнары турында яза. Гомеренең соңгы елларында, 2013 елның 15 декабренә кадәр, Самара Җәмигъ мәчетенең китапханәчесе булып эшли һәм үзенең тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100