news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Милләт җыены»на 500 кеше чакырыла

«Мин «Милләт җыены»н киләсе елда конгрессның 30 еллыгы уңаеннан узачак Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена әзерлек дип тә әйтер идем», — диде Данис Шакиров.

Казанга «Милләт җыены»на 500 кеше чакырыла
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 23-24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Милләт җыены»н уздыра. Илнең 67 төбәгеннән 350, 11 чит илдән 50 кеше  — барлыгы 500 кеше килер дип көтелә. Калганнар видеоконференция режимында катнашачак.

«Коронавируска бәйле чикләүләр аркасында, быел 500 кешене генә җыярга рөхсәт бирелде», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. 

23 сентябрьдә «Корстон» комплексында Милли шура утырышы узачак. 24 сентябрьдә Камал театры бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында  «Милләт җыены»ның пленар утырышы булачак. 

Данис Шакиров әйтүенчә, «Милләт җыены» утырышы Бөтенроссия халык санын алу белән генә бәйле түгел. «Мин «Милләт җыены»н киләсе елда конгрессның 30 еллыгы уңаеннан узачак Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена әзерлек дип тә әйтер идем», — диде Данис Шакиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100