news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Шакиров: Татар халкы бәйрәмдә генә түгел, бәла-каза килгәч тә берләшә ала

Бөтендөнья татар конгрессы Каракүл фаҗигасе милләтебезнең бөеклеген күрсәтте, дип саный.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар халкының кайгыда да берләшү сәләтен әйтте.

«Бәйрәмнәрдә генә без бергә дип әйтергә яратабыз, алай түгел. Татар халкы Сабан туйларында гына берләшми. Татар халкы бәла-каза килгәч тә берләшә ала. Омск өлкәсе Каракүл авылында булган фаҗига халкыбызны берләштерде», — диде Данис Шакиров журналистларга «Милләт җыены» на багышланган матбугат конференциясендә.

Каракүл авылы тулысы белән януы турында хәбәр килеп ирешкәч, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, төрле төбәкләрдәге татар оешмаларының матди яктан да, психологик яктан да ярдәм күрсәткәнен билгеләп узды. Каракүлдә авылы торгызылганын, йортлар тергезелгәнен искәртте.

«Безне әлеге вакыйга берләштерде. Узган елда авыллар су астында калгач, табигать казалары аркасында авыр вазгыятькә юлыккач та, ярдәм итәргә тырышабыз. Халкыбыз битараф түгел», — диде Данис Шакиров.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев фикеренчә, Каракүл фаҗигасе милләтебезнең бөеклеген күрсәтте. Ул Омск өлкәсе губернаторы да татар халкының бердәмлегенә сокланганын әйтте.

Бу хакта үз фикере белән тарихчы, шушы көннәрдә Омск өлкәсеннән делегация белән кайткан Альберт Борһанов та уртаклашты. «Каракүлдән кайтканда, мин шуны аңладым: татар халкының бердәмлеге бар. Себер татарлары „без татар милләтеннән, без бергә булабыз, җанисәптә курыкмагыз, без Себер татарлары бердәм булабыз“ диделәр», — дип сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100