news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестивальгә әзерләнәләр

Санкт-Петербургта татар халкының тарихы белән бәйле истәлекле урыннарда сюжет төшерделәр.

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестивальгә әзерләнәләр
tatspb.tatarstan.ru/

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәренә багышланган онлайн-фестивальне уздырырга әзерләнә. Фестиваль ТАССРның 100 еллык юбилее кысаларында үткәрелә. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургның татар халкы тарихына бәйле истәлекле тарихи урыннарында, Ленинград өлкәсе халыклары Дуслык йорты каршындагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музеенда һәм татар мәдәнияте музее турындагы документаль сюжет төшерелде.

Шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукай мемориаль тактасы, Муса Җәлил һәйкәле янында сюжетлар төшерелде.

Аннары «Файда» татар эстрадасы-фольклор ансамбле коллективы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен «Авыл көе» татар халык җырын башкарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100