news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын «Татар дөньясы» китабы белән танышырга өндәде

Татар милләтенең формалашуы турында китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын «Татар дөньясы» китабы белән танышырга өндәде
100.tatarstan.ru

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында «Татар дөньясы» китабы чыгу турында хәбәр итте.  

«Татар халкы турында „Татар дөньясы“ дигән уникаль китап чыкты. Иң яхшы китап. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни җәүһәрләре анда чагылыш тапкан!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда, дип өстәгән Президент.

Алдарак «Татар-информ» китапка тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр кергәнен, әмма материалның гади һәм кызыклы итеп бирелүен язган иде. Басмада бик күп рәсемнәр, картографик материаллар, уникаль документларны һәм вакыйгаларны сурәтләгән репродукцияләр һәм фотографияләр урын алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100