news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган

Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин – «Мишәр» ансамбленең солисты, Фәрит Гыйбатдиновның сәхнәдәше һәм фикердәше.

Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Илдус Шәйдуллин сайланган. Бу хакта Чувашия татарларының инициатив төркеме әгъзалары хәбәр итә.

Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин — «Мишәр» ансамбленең солисты, Фәрит Гыйбатдиновның сәхнәдәше һәм фикердәше.

60 яшен тутырган Фәрит Гыйбатдинов 7 июль көнне вафат булды.

Чувашия татарлары аның исемен мәңгеләштерү эшен башлап җибәрделәр. Ул нигез салган «Мишәр» ансамбле дә эшен дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot