news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсендә Сабантуйда «Шатлык», «Файда», «Мирас» ансамбльләре чыгыш ясады

Бәйрәм 1998 елдан бирле билгеләп үтелә һәм районның иң кызыклы иҗтимагый-мәдәни вакыйгалары рәтенә керә.

Ленинград өлкәсендә Сабантуйда «Шатлык», «Файда», «Мирас» ансамбльләре чыгыш ясады
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсенең Тосно районы Шапки бистәсендә татар халык бәйрәме — Сабан туе узды. Биредә «Шатлык», «Файда», «Мирас» татар ансамбльләре чыгыш ясады, бөтенроссия конкурслары лауреаты Александр Соловьева татар биюләрен башкарды.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сабан туена зур мәдәни-күңел ачу һәм уен программасы әзерләнгән, өлкәнең иң яхшы фольклор коллективлары татар, башкорт, рус җырларын һәм милли биюләр башкарды. Спорт-уен мәйданчыгында төрле милли уеннар, билбаулы көрәш булган.

Бәйрәм программасын ачу тантанасында Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Ленинград өлкәсенең Җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Лира Бурак, Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти шәех Равил хәзрәт Панчеев, Тосно районы һәм шәһәре хакимиятләре җитәкчеләре, җирле советлар депутатлары, шәһәрнең һәм өлкәнең милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре катнашты.

Бәйрәмдә Татарстаннан мактаулы кунак, Татарстанның атказанган артисты, халыкара, бөтенроссия, республика конкурслары лауреаты, Казан филармониясе вокалчысы Гөлшат Имамиева катнашты. Аның башкаруында татар телендә дәртле җырлар яңгырады.

Кунаклар шулай ук халык сыйларыннан авыз итте, остаханәләрдә катнашты һәм төбәк халыкларының сәнгать-гамәли иҗат ярминкәсендә булды.

Бәйрәм 1998 елдан бирле билгеләп үтелә һәм районның иң кызыклы иҗтимагый-мәдәни вакыйгалары рәтенә керә. Аның оештыру Татарстанның Даими вәкиллеге, Ленинград өлкәсе Хөкүмәте һәм Тосно районы муниципаль берәмлеге җитәкчелеге тарафыннан хуплана.

Бәйрәмгә әзерләктә һәм уздыруда «Ленинград өлкәсенең Тосно районының Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ленинград өлкәсенең Тосно районы Мактаулы гражданины Иняятулла Кутуев җитәкчелегендәге «Изге юл» татар җәмгыяте актив катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100