news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядә татар милли бизәкләре төшерелгән «Тартар» язу карасы җитештерелә башлаган

Караны чыгарган компания яшел төс татар халкының милли костюмнарында кулланыла дип аңлатма биргән.

Япониядә татар милли бизәкләре төшерелгән «Тартар» язу карасы җитештерелә башлаган
Мидзуки Накамура-Сакурама

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Япониянең «Tono & Lims» компаниясе «Тартар» дип исемләнгән яшел төстә язу карасы җитештерә башлаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә япон кызы Мидзуки Накамура-Сакурама хәбәр итте.

«Соңгы елларда Япониядә язу караларын яратып кулланучылар бик күп. Мин дә шулар рәтенә керәм, язу карасы белән язарга яратам. Белүеңчә, Япония — төрле хоббилар иле. Шуңа күрә яшел төсләрнең дә төрле төсмерләре бар, күргәнеңчә, әлеге компания татар халкы яратып кулланган яшел төс чыгарган», — диде ул.

Мидзуки язу карасын ни өчен «татар» дип атаганнарын белми. «Бәлки, алар милли кием төсен очраклы рәвештә табып, ошатканнардыр. Компаниянең социаль челтәр битендә аңлатканча, „бөтен дөнья буйлап сәяхәт итүче мәче булган. Ул каяндыр матур көй ишеткән. Күрәсең, бу — татарлар көе. Әлеге яшел төс татарларның милли костюмнарыннан“ дип язылган», — дип сөйләде Мидзуки Накамура.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100