Чиләбедә "Татар әкияте дөньясы" рәсем конкурсы тәмамланды

Бәйгедә 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар катнашты.
(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы тарафыннан оештырылган "Татар әкияте дөньясы" бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү тәмамланды. Чиләбе конгрессы хәбәр итүенчә, рәсемнәр конкурсында 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар катнашу хокукына ия булган. 
 
Рәсемнәргә берничә яшь категориясенә бүлеп бәя биреләчәк: 3-4 яшьлекләр, 5-6 яшьлекләр, 7-9 яшьлекләр, 10-12 яшьлекләр, 13-14 яшьлекләр һәм 15-17 яшьлекләр. 
 
"Татар әкияте дөньясы"на бары авторларның һәм мөстәкыйль эшләр генә кабул ителгән. 
 
Жюри җиңүчеләрне ачыклаганнан соң алар өчен тантаналы бүләкләү чарасы үткәрү ниятләнелә.