news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танзаниядән килгән чит ил студенты: Габдулла Тукайның тормыш юлы тетрәндерде

Чит милләт кешеләре татар шагыйренең әсәрләрен татар, рус, төрек, француз телләрендә укыды.

Танзаниядән килгән чит ил студенты: Габдулла Тукайның тормыш юлы тетрәндерде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Африка иле Танзания кызы Боко Тхумаия Саид «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» фәнни-иҗади бәйгесендә Тукайның «Туган тел» шигырен инглизчә сөйләде. Татар шагыйренең тормыш юлын ул аяныч дип бәяләде.

«Габдулла Тукай турында беренче тапкыр татарча мультфильм караганда белдем. Дусларымнан тормыш юлы турында сораштым һәм яшь килеш вафат булганын белгәч бик тетрәндем», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Боко Тхумаия Саид бәйгедә Казан ветеринария дәүләт академиясендә бергә укыган дусты Намибиядән Камати Дуки Латенда белән катнашты. «Академиядә татар теле дәресләренә йөрибез. Диннәребез бер булу сәбәпле, татар халкының мәдәнияте миңа якын», — диде ул.

Камати Дуки Латенда милли ризыклардан өчпочмак, чәкчәкне ошаткан. «Туган ягыбызда мондый ризыклар бөтенләй юк», — диде ул һәм бәйгедә инглиз телендә Тукайның «Җәйге таң хатирәсе» шигырен сөйләде.

КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә фәнни-иҗади бәйгедә студентлар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләрен татар, рус, инглиз, француз, испан, төрек, чуваш, мари, украин, немец телләрендә ишетеп булды.

Мисырдан килгән гарәп кызы Нардин Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен һәм Һиндстаннан Веппенмишша «Сөй гомерне» шигырен татар телендә сөйләде.

«Без Казан дәүләт медицина университетында белем алабыз, татар теле дәресләре керә. Укытучыбыз татарча шигырьләрне өйрәнергә ярдәм итте, татар милләтеннән дуслар да таптык», — дип сөйләде алар. Нардин әйтүенчә, татар телен өйрәнүдә авырлык булмаган, чөнки ул әйтелеше ягыннан гарәпчәгә охшаш.

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, чуваш кызы Ирина Захарова Габдулла Тукайның «Сабыйга» шигырен чуваш телендә сөйләде. «Чуваш теленә тәрҗемә ителгән татар әсәрләре бик аз. Мин бу тәрҗемәне авырлык белән таптым. 1940-1950 елларда чыккан иске китаплардан Яков Ухсай тәрҗемәсен эзләп таптык», — диде ул.

Ирина татар халкын туган телләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калганнары өчен яратуын әйтте. «Казанда татар сүзләре бөтен җирдә яңгырый, татарлар үз телләрен шулкадәр ярата, хөрмәт итәм», — дип уртаклашты ул.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сүзләренчә, барлыгы 163 студент катнашырга килгән. «Тукай — милләтебезнең йөзек кашы. Татар халкын дөньяга таныткан әдипләрнең берсе», — диде ул.

Бәйге 2015 елдан КФУның татар теле белеме кафедрасы тарафыннан уздырыла.

Бәйге «Без — Тукайлы халык» (татар студентлары татарча шигырь сөйли), «Татар теле — күңелем теле» (чит ил студентлары татар телендә шигырь сөйли), «Тукай моңы җиһанда» (Тукай шигырьләрен төрле телләрдә уку), «Тукай безнең күңелләрдә» (студентларның Тукай турында язган шигырьләре), «Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗаты белән бәйле фәнни хезмәтләр) номинацияләргә бүленде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100