news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестиваленең программасы билгеле

Быелгы акция татар авылы белән шәһәр арасында бәйләнешләр эзләүгә багышлана, биредә балалар өчен аерым остаханә дә була.

Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестиваленең программасы билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). 17 апрельдә Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә булачак чаралар исемлеге билгеле. Андагы барлык мәйданчыклар татар авылы белән шәһәр арасында бәйләнеш эзләүгә багышлана. Фестивальдә төрле юнәлештәге мәйданчыклар эшләячәк.

URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, фестиваль Чаллы театрының яңа бинасында була. Аны театр каршындагы Яшьләр Коворкинг-үзәге, URBANТАТАR берләшмәсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Yummy Music продюсерлык үзәге оештыра. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

«Белем бирү программасы кысаларында Актаныш гимназиясендә TEDx уздыру, Камал театрының „Хуш, авылым“ документаль спектакле, сити-фермерлык, Калмаштагы авыл фестивале һәм татар блогингы турында сөйләшербез. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша сөйләм осталыгы буенча тренинг уздырачак», — диде Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Театрның икенче катында интерактив күргәзмә оештырыла. Шулай ук креатив сессияләр һәм «Дом» бию театрыннан перформанс көтелә. «Метро» мәдәни-мәгариф платформасы Чаллы турындагы сувенир продукциясен тәкъдим итәчәк. ЗЯБ һәм Рябинушка бистәсе буйлап урам экскурсияләре уздыру планлаштырыла.

Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган. Фестиваль театрның кече залында Yummy Music һәм башка музыкантларның концерты белән тәмамлана.

Катнашу өчен, chelnyteatr.timepad.ru сайтында теркәлү узарга кирәк. Урыннар саны чикләнгән. Битлек кию һәм социаль дистанция саклау сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100