news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Блогер Айсылу Лерон «Бәләкәй Тукай» картинасындагы кебек итеп фотога төшергән

Блогер, радио һәм телевидение алып баручысы #ИЗОизоляция хештегына татар рәссамнары картиналарын да кертергә кирәк дигән фикердә.

Блогер Айсылу Лерон «Бәләкәй Тукай» картинасындагы кебек итеп фотога төшергән
Рамил Гали

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Блогер, радио, телевидениедә алып баручы Айсылу Лерон, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында барган #ИЗОизоляция флешмобында катнашып, улы Нуриханны татар рәссамы Хаҗиморат Казаковның «Бәләкәй Тукай» картинасындагы Тукай кебек итеп фотога төшергән. Ни өчен шулай эшләве хакында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Чәчтарашханәләргә йөреп булмагач, улым Нуриханның чәче үсте, чәчен алырга булдык. „Карале, бу бит чын Апуш булган“, дип уйлап куйдым. Картинага күз салдым, моны ясап була икән бит, дидек», — диде ул.

Казаков картинасында чәчен алдырган, бер кулына ипи, икенчесенә кашык тоткан Тукай сәкедә утыра, аның алдында бер тәлинкә бәрәңге. Айсылу картинадагы барлык элементларны да кабатларга тырышкан. 

Айсылу Лерон әлеге флешмобның дөньякүләм хәрәкәт икәнлеген искәртте һәм актив катнашырга чакырды.

«Бәлки, татар халкына кагылышлы рәсемнәрне кабатларгадыр. Ихтимал, татар рәссамнарының әсәрләрен дә карый башларлар. Шул хештег белән керсәң, сәнгать белән танышасың. Күп кешеләр төрле картиналарны кабатлаган. Миңа ошый, оригиналь килеп чыга. Якыннар яратып кабул итте», — диде алып баручы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дөньякүләм челленджка без дә кушылабыз🙋‍♀️🙋‍♂️ 👉#ИЗОизоляция . Карантин вакытында, белүегезчә, танылган картиналарны кабатлау хәрәкәте популярлашып китте🖼 Күңелле һәм файдалы флешмоб😊👍 . Нурихан белән рәссам Х.-М.Казаковның "Бәләкәй Тукай" картинасын кабатларга тырыштык! Ни диярсез?😃 . #самоИЗОизоляция #косплейкартин #художникКазаковХИ #Апуш #Тукай #Нурихан #карантин #самоизоляция

Публикация от 💜АЙСЫЛУ ЛЕРОН💜 (нас 57k) (@iceluleron)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100