Истанбул университеты студенты Пи саны турында татарча чыгыш ясады

Халыкара математика һәм Пи саны көненә багышланган кичәдә татар кызы Таңсылу Алтай Пи санының әһәмияте турында сөйләде.

(Истанбул, 15 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). «Гыйлем» берләшмәсе оештырган татарча математика кичәсендә Төркиядә яшәүче татар кызы, Истанбул университеты студенты Таңсылу Алтай Пи саны турында татарча лекция укыды.

Математика бүлегенең соңгы сыйныфында укучы Таңсылу Алтай Пи санын ни өчен уйлап чыгарулары, аның әһәмияте, куллану сәбәпләре турында сөйләде.

Zoom платформасы аша үткәрелгән «Татарча математика кичәсе» беренче тапкыр оештырыла. Ул 14 март — Халыкара Математика көне һәм Пи саны көненә багышланган.

Математика кичәсендә Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Лиана Мөхәмәтдинова модульле функцияләрнең графикларын төзү үзенчәлекләре турында чыгыш ясады. Шул ук гимназиянең математика укытучысы Ләйлә Шакирова математика кичәсенә катнашучылар арасында онлайн-викторина үткәрде. Истанбул университеты математика бүлеге студенты Таңсылу Алтай, 7065 балл җыеп, җиңүче булды.

Математика онлайн кичәсен «Гыйлем» проектының җитәкчесе Айдар Шәйхин алып барды.