news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Димитровград шәhәрендә әдәби кичә Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланды

Күргәзмәдә иҗат әhеленең Казан, Ульян, Самара шәhәрләрендә басылган 8 китабы hәм каләмен тешләре арасына кыстырып ясаган 30 рәсеме урын алган.

Димитровград шәhәрендә әдәби кичә Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланды
emet73.ru

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Димитровград шәhәренең «Восход» мәдәният йортында традициягә кергән Татар теле hәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. «Очрашкан саен сез дусларым белән, якты хисләр кала өстәлеп» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә легендар шагыйрь hәм рәссам, «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров истәлегенә багышланды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Бәйрәм кунаклары мәдәният йорты фойесында үзеннән соң якты эз, бай рухи мирас калдырган Гакыйль Сәгыйровның кулъязмалары, китаплары hәм рәсемнәре күргәзмәсе белән танышты. Анда танылган иҗат әhеленең Казан, Ульян, Самара шәhәрләрендә басылган 8 китабы hәм каләмен тешләре арасына кыстырып ясаган 30 рәсеме урын алган.

Г. Тукай исемендәге 22нче санлы мәктәп укучылары сынауларга hич тә бирешмәгән Гакыйль аганың тормыш юлы хакында тагын бер тапкыр искә төшереп үтте. Мәләкәс төбәге татарлары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Кандалый, С. Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты Гакыйль Сәгыйровны онытмыйлар, аның иҗатын үз итәләр, чын ихластан яраталар.

Татар теле hәм мәдәнияте көнендә катнашучыларны беренче булып шәhәр хакимияте вәкиле Наталья Сандрюкова сәламләде. Ул ил күләмендә танылган якташыбызның рухи hәм әдәби мирасын күз карасыдай сакларга, аның иҗатын башка милләт вәкилләренә, аеруча да балаларга hәм яшьләргә җиткерергә өндәде. Ә өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафин Гакыйль Сәгыйровның кызыклы әңгәмәдәш, hәр нәрсәгә дә үз карашын hәм төпле фикерен белдергән күпкырлы талант иясе булуын искә алып үтте.

Рамис Сафин Гакыйль аганы соңгы көненә кадәр кадерләп тәрбияләгән бертуган энесе Наил абый белән Халидә апага рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләк тапшырды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100