news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә кунакта булып кайтты

Бирегә ул «Яраткан шигырь» флешмобында катнашу максаты белән килде.

Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә кунакта булып кайтты
«ШАЯН ТВ»

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә кунакта булып кайтты. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бирегә ул «Яраткан шигырь» флешмобында катнашу максаты белән килде.

Әлеге проект 2020 елның ноябрендә старт алды. Кыска вакыт эчендә «Яраткан шигырь» флешмобы күп кенә танылган шәхесләрне, дәүләт эшлеклеләрен, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен үзенә җәлеп итте.

Беренчеләрдән булып флешмобта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Тиздән «ШАЯН ТВ» каналы тамашачылары Ирада Әюпова башкаруында аның яраткан шигырен ишетәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot