news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Габдрафыйков: Җанисәп киеренкелеген алдагы еллар белән чагыштырып булмый

«Безгә ничектер кешеләргә кирәкмәгән каршылыкны оныттырырга кирәк», - дип белдерде белгеч.

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быелгы җанисәп алдыннан киеренкелекне алдагы еллар белән чагыштырып та булмый. Тарих фәннәре кандидаты, Уфаның Р.Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафыйков Актанышта уза торган фәнни-гамәли конференциядә шулай дип белдерде.

«Быелгы җанисәптә киеренкелекне алдагы еллардагы халык санын алу белән чагыштырып та булмый. Вазгыять бик киеренке», — диде белгеч.

Ул «Көнчыгыш Кама аръягы һәм Урал буеның үткәне — халыкларның бердәмлеге һәм гомуми тарихы дәлиле» темасына доклад белән чыгыш ясады. Көнчыгыш Татарстан һәм Көнбатыш Татарстанның теле, мәдәни үзенчәлекләре өйрәнелгәнен әйтте.

«Көнбатыш Башкортстанда нигездә татарлар булуын күрәбез. Дәүләт сәяси күзлектән бу очракта җанисәпне күздә тотып, моның белән манипуляцияли. Совет чорында да шулай булды. 1979 елда, Советлар Союзы чорыннан соң, Хөкүмәт азрак тыкшынды, саннар белән манипуляцияне күрмибез. Башкортстанда 1989 елда татарлар шактый артты. Аннары үзгәртеп кору булды, 1999 елда Россия тарихында беренче җанисәп буенча, татарлар 130 меңгә кимеде, ә башкортлар 357 меңгә артыграк булды», — диде Илдар Габдрафыйков.

Белгеч 2002 елда җанисәптә 220-230 мең татар саны «җитмәгәнен» әйтте. «2010 елда җанисәп алдыннан ике ай алданрак хакимият алмашынды. Башкортлар якынча 50 меңгә кимеде, татарлар 20 меңгә артты», — диде. 

«Хәзер вазгыять кискенләшә, безгә, галимнәргә, моңа реакция күрсәтергә кирәк. Бу татарларга да, башкортларга да файдага тугел. Моннан ниндидер начар әйбер чыгарга мөмкин. Татарлар ягыннан да хафалану кузгатучылар бар. Без киеренкелекне киметү буенча чаралар күрергә тиеш. Миңа калса, без, Башкортстан галимнәре, Казанга барырга тиеш. Мәдәният хезмәткәрләре арасында да үзара алмаш булырга тиеш. Безгә ничектер кешеләргә кирәкмәгән каршылыкны оныттырырга кирәк», — дип белдерде Илдар Габдрафыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100