Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара шәһәренең бер бистәсендә татар мәктәбе ачарга уйлыйлар
Самара шәһәрендә һәм якын-тирәдәге авылларда татар халкының санын алалар.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Самараның Зубчаниновка бистәсенең «Болгар мирасы» мәчетендә Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре очрашты. Көн тәртибендә Зубчаниновка бистәсендә татар мәктәбен ачу мәсьәләсе тора иде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Анда Самара шәһәрендә һәм якын-тирәдәге авылларда татар халкының санын алу турында сүз булды. Шулай ук якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүче милләттәшләр турында да мәгълүмат җыялар. Алар — Зубчаниновка, Смышляевка, Алексеевка, Кинель, Комсомольск, Керамика, Кошелев Парк, Кошелев, Петра Дубрава, Спутник һ.б. Әлегә Кинеле һәм Алексеевкада яшәүче татарлар турында мәгълүмат юк.
Бу үзенә күрә татар халкының исәбен алу. Кеше һәм гаиләләр саны, шулай ук телефон номерлары турында мәгълүмат кирәк.
Татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең Самара шәһәрендәге чираттагы очрашуы Самара халыклары Дуслык йорты узачак, дип хәбәр итә «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз