news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Мулла авылында «Каз өмәсе» уздырганнар

«Бу бәйрәмдә иң мөһиме — кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы, буыннар бәйләнеше», ди оештыручылар.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендәге Мулла авылы халкы көзләрен бергәләп «Каз өмәсе» үткәрә.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, быел «Каз өмәсе» Гөлшат Әхмәтова йортында узган. Өмәдә каз йолку, каз эшкәртү эшләре күмәк башкарыла.

«Бу бәйрәмдә иң мөһиме — кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы, буыннар бәйләнеше», диелә хәбәрдә.

Эш барышында авылның «Хыял» коллективында катнашучылар җырлар җырлаган, кызыклы хәлләр турында сөйләшкәннәр, яшьләрне бәйрәм традициясе белән таныштырганнар. Аннан соң әңгәмә табында, чәй янында дәвам иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot