news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек авторының «Казан татарлары бәетләре» китабы чыккан

Аның тышлыгына татар орнаментларын сайлауда филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова ярдәм иткән.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төрек авторы Омәр Аксойның «Казан татарлары бәетләре» китабы дөнья күргән.

Аның тышлыгына татар орнаментларын сайлауда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова ярдәм иткән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Хезмәттәшләрем Төркия, Казахстан, Үзбәкстан университетларында эшлиләр, без һәрвакыт үзара элемтәдә, хәбәрләшеп торабыз. Бервакыт миңа китап авторы Омәр Аксой язды һәм китапның тышлыгын ясауда ярдәм сорады. Шушы китап аннары чит илләргә дә китәр дигән максатларны күздә тотып, татар мәдәнияте асылы булган рәсемнәрне караштыра башладым», — дип сөйләде Алсу Шәмсутова.

Ул 2019 елда Кол Шәрифтә Татар шамаилләре галереясында Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаментлары күргәзмәсе оештырылганын искәртте. «Казан татарлары бәетләре» китабына Мөдәррис Минһаҗевның татар орнаментлары рәсемнәренең бирсен бирергә уйладым, һәм китапның тышлыгына шул рәсемне куйганнар», — диде.

«Бу китап Татарстанның бер өлеше буларак Төркиядә яшәячәк һәм республиканы танытачак. Әлеге китап укучыларны да, галимнәрне дә Казанга килергә җәлеп итәчәк», — дип белдерде Алсу Шәмсутова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100