Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магнитогорскида «Хәтер» татар җыр сәнгате фестивале уза
Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, фестиваль дистанцион рәвештә үтә.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск татарлары XV татар җыр сәнгате фестивалендә катнашырга чакыра.
Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, фестиваль, катнашучыларның видеоязмалары буенча, дистанцион рәвештә уза, дип хәбәр итә Магнитогорск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе.
1—22 нче ноябрь көннәрендә гаризалар һәм видеоязмалар otk-ddn@yandex.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә.
23— 25 ноябрьдә жюри әгъзалары катнашучыларның конкурс программалары белән танышачак;
29 ноябрь көнне 12: 00 сәгатьтә — онлайн Гала-концерт, нәтиҗәләр игълан итү көтелә. Фестиваль нәтиҗәләре Магнитогорск шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты» сайтында һәм социаль челтәрләрендә чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз