news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Эл тарихында беренче тапкыр «Якташлар» дигән татарча газета чыга башлады

Газетада татар дөньясы, Марий Эл республикасында татарлар белән бәйле вакыйгалар белән танышып була.

Марий Эл тарихында беренче тапкыр «Якташлар» дигән татарча газета чыга башлады

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Марий Эл республикасында беренче тапкыр «Якташлар» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлады.

«Газета 999 данә белән аена бер тапкыр чыгачак. Газетаны үз акчама чыгарам һәм халыкка бушлай таратам. Ул Марий Элның Татар мәдәнияте үзәге һәм татарлар яшәгән барлык районнарга тарала башлады. Халык газетаны бик яратып кабул итте, язылырга теләүчеләр дә бар. Димәк, татарча газета халыкка кирәк булган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә газетаның баш мөхәррире Фәнил Мусин.

Аның әйтүенчә, газетада татар дөньясы, Марий Эл республикасында татарлар белән бәйле вакыйгалар белән танышып була. «Дин, тарих, милләт, көрәш рубрикалары да булыр дип уйлыйм. Ул электрон вариантта да чыгар. Әмма мин газетаны кулга тотып карап уку яклы», — диде ул.

«Күптән түгел социаль челтәрләр эшләвеннән туктап алды. Ә газета — тарих. Аны йөз елдан соң да укып булачак. Социаль челтәрләр югалса, күңелле булмаячак», — ди Фәнил Мусин.

«Якташлар» газетасында текстларны рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә Рауза Хисмәтуллина ярдәм иткән. «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәрләре — баш мөхәррире Радик Сабиров, Рушан Гыймалтдинов киңәшләре белән булышты», — ди мөхәррир.

Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашев газета үзенең урынын табар, рәсми рәвештә теркәлү узар дип өметләнә. «Марий Элда 43 мең татар яши. Газетаның булуы кирәк. Киләчәктә 2-3 мең тираж белән чыгар дип өметләнәбез. Кешеләр булдыра алганча матди яктан ярдәм итә», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100