Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркия дәүләт радио тапшыруында Япония татарлары тарихы турында сөйләделәр
Төрек галиме Дүндар татарларның Япония тарихы һәм сәясәтендә тоткан рольләре турында сөйләде, тапшыруда татарча җырлар яңгырады.
(Истанбул, 14 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия дәүләт радиосының «Мәдәни тәрәзә» тапшыруында Япония татарлары тарихы турында сүз барды. Бу хакта Төркиянең танылган галиме, япон теле һәм тарихы белгече Али Мәртхан Дүндар сөйләде.
Бер сәгатькә якын барган тапшыруда галим Идел буе татарларының Япония тарихы һәм сәясәтендә тоткан рольләре турында сөйләде. Программада Төркиянең «Төрки дөнья музыкасы» ансамбле башкаруында татарча җырлар яңгырады.
Анкара университеты профессоры Али Мәртхан Дүндар иң элек радиотыңлаучыларны Япония тарихы, мәдәнияте белән таныштырды. Япониянең татарлар һәм Госманлы империясе белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.
«Японнар XIX гасырда Азиягә җәелү сәясәте башлады. Азиядә күпләп яшәгән мөселманнарны үзләренең җәелү сәясәтенең бер өлеше итеп күрәләр иде. Шунлыктан Госманлы империясе белән якынлашырга телиләр иде. Алар Азиягә җәелү сәясәтен пантюркизм белән панисламизм нигезенә корганнар иде. Күренекле татар дин белгече Габдрәшит Ибраһимов Япония җитәкчеләренә Япониянең үзендә мөселман халыкларының санын арттыру кирәклеген әйтте. Япония, ил чикләреннән башка халыкларны үткәрмәсә дә, татарларга килеп урнашуга рөхсәт бирде, чөнки аларның Госманлы белән мөнәсәбәтләре булуын белә иде», — дип сөйләде ул.
Галим Али Мәртхан Дүндар Төркия телерадио корылышының «TRT Radyo 1» дип исемләнгән радио каналы тапшыруына кунак буларак чакырылган. «Мәдәни тәрәзә» дип аталган әлеге тапшыруны Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу алып барды. Ул Дүндарның 2017 елда басылган Япония һәм Маньчжуриядәге татар тарихына кагылышлы «Япон җирендә төрки эзләр» китабы буенча сораулар да бирде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз