Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үзәккә техник җиһазлар алу өчен сертификат та бүләк итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды. Җирле татарлар мәдәни үзәк ачылуны күптән көтте. Бу — алар өчен очрашу, аралашу урыны. Биредә 30 меңгә якын милләттәшебез яши. 3 меңгә якын татар Курган шәһәрендә гомер итә. Тантаналы ачылышка килгән кунакларны чәкчәк һәм милли җырларыбыз белән каршы алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Владислав Кузнецов катнашты. Кунаклар үзәк белән танышты: биредә музей, китапханә, төрле бәйрәм чаралары уздыру өчен иркен зал да бар.

Владислав Кузнецов татарларның өлкәдә халык саны буенча икенче урында булуын билгеләп узды. «Без кайсы милләттән булуга карамастан, охшаш. Эш коралларыбыз да уртак. Ләкин шул ук вакытта үзебезгә хас үзенчәлекләребез дә бар. Бу — гореф-гадәтләребез. Без аларны белергә, сакларга тиеш. Татарларның Сабан туен кем генә белми икән? Мондый матур бәйрәмнәр безнең җиребездә һәрвакыт уздырылып торырга тиеш», — диде ул һәм Татарстанга рәхмәтен җиткерде.

«Бу үзәк әби-бабайларыбыз өчен дә, балалар өчен дә аралашу урыны булып торачак. Бергә җыела торган урыныбыз юк иде. Менә хәзер чәй эчеп, бәйрәмнәр оештыра алабыз», — дип белдерде Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысов.

«Татарлар һәрвакыт башка милләтләр белән бердәм булып, аңлашып эшли һәм яши. Менә бүген әлеге бинаның ачылуы да — уртак хезмәт. Бу үзәк түгәрәкләр оештыру, төрле чаралар уздыру өчен генә түгел, ул — үзенә тарту ноктасы булып та торачак», — диде Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе соңгы вакытта оештырылган мөһим чаралар турында сөйләде. «Татарча диктант» акциясен дә билгеләп узды. «Быел акциядә 380 мең кеше катнашты. Киләсе елга без аны апрельдә уздырырга һәм бу санны 1 миллионга җиткерергә уйлыйбыз. Менә мондый мәдәни үзәкләр шундый чараларны оештыру өчен дә кирәк», — диде Васил Шәйхразиев һәм үзәккә техник җиһазлар алу өчен сертификат та бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз