Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь Татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итәләр
Активистларга «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале, Рәхмәт хатлары, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 октябрь,"Татар-информ"). 11 октябрь көнне Пермь шәһәрендә Татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллык юбилеена багышланган конференция булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Милли иҗтимагый оешманы котларга Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, Пермь краеның Барда, Октябрьский, Чайковский районнары татар иҗтимагый оешмалары һәм Пермь шәһәренең киң җәмәгатчелек вәкилләре килгән.
Әлеге чарада шулай ук Пермь крае Губернаторы администрациясенең Эчке сәясәт департаменты директоры урынбасары Анастасия Анатольевна Субботина, Пермь шәһәре администрациясенең Иҗтимагый үзидарә һәм милләтара багланышлар буенча идарә вәкиле Анастасия Валеревна Игнатьева, Пермь крае мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев чыгыш ясап, татар иҗтимагый оешмасын котлаган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Азат Садриев Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенең котлауларын җиткереп, конференциядә катнашучыларны сәламләгән. Милли мәдәни мохтариятнең актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган әгъзаларына Конгрессның "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" медальләре һәм Рәхмәт хатлары, Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Бәйрәмдә "Гүзәл Чулман" татар бию ансамбле (җитәкчесе Гөлүсә Хәмзина) һәм "Пермь талантлары" халык иҗаты фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгыш ясаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз