news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков «Татар яшьләре көннәре» делегатларына: Татар милләте өчен бергә эшлик

Форумда катнашучы һәр кешегә «Татар дөньясы» китабы бүләк ителә.

Шамил Садыйков «Татар яшьләре көннәре» делегатларына: Татар милләте өчен бергә эшлик
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашучы делегатларны хезмәттәшлеккә чакырды.

«"Татмедиа» акционерлык җәмгыяте татар телен үстерү буенча бик күп проектларны тормышка ашыра. Хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Без бик күп проектларны социаль челтәрләрдә тормышка ашырабыз. Сезгә дә проектлар тәкъдим итәрбез, сезне дә хезмәттәшлеккә чакырабыз. Безгә татар телле яшьләр кирәк. Татар милләте өчен бергәләп эшлик», — дип мөрәҗәгать итте ул яшьләргә.

Шамил Садыйков яшьләрне татар телен өйрәнергә өндәде.

«Дөньяга татар булып туу, татар телендә сөйләшү — зур бәхет. Мин үземне бәхетле дип саныйм, чөнки мин татар авылында тудым, татар мәктәбендә укыдым, татар гаиләсендә үстем, татар журналистикасы факультетында укыдым, өемдә, эштә татарча сөйләшәм. Татар телен белү минем өчен өстенлек булды, тормышта юл ачты. Сез горурланып яшәгез, татар телен өйрәнегез, татарча сөйләшегез», — диде ул.

Форумда катнашучы һәр делегатка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бастырылган «Татар дөньясы» китабы тапшырылачак.

  • Бүген Казанда XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы башланды. Форум 14-18 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә уза. Чарада Россиянең 30 төбәгеннән 180 делегат катнаша.



Галерея: XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы ачылышыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100