news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифат Фәттахов: Мишәрләр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме

«Без гомер буе күкрәк кагып, горурланып, үзебезне татар дип яшәдек», — диде продюсер.

Рифат Фәттахов: Мишәрләр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов мишәрләрне татар халкының үзенчәлекле төркеме дип саный.

«Мишәр дигән этносның үзенчәлеге бар. Ул аның телендә, гореф-гадәтендә, мәдәниятендә, милли ашларында да чагыла. Мишәр — татар халкының бик үзенчәлекле һәм бик ышанычлы төркеме. Мишәрләр бервакытта да татар халкын сатмый», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсенең Октябрь районы Актук авылында туып үскән. «Без гомер буе күкрәк кагып, горурланып, үзебезне татар дип яшәдек. Безнең район заманында татар районы дип аталган булган. Бездә татар мәктәбе, татар газеталары бар иде. Без хәтта мишәр дигән сүзне кулланмадык», — ди ул.

«Мин мишәр икәнлегемне 1984 елда Казанга укырга килгәч кенә белдем. Беренче сентябрьдә төркемебездә танышу булды. Мин үземне Нижгар ягы, Сергач ягыннан дип таныштырдым. Шунда бер кыз: „Мишәр икән!“ — дип „ш“ хәрефенә басым ясап әйтте», — дип искә төшерде продюсер.

Аның әйтүенчә, татарны мишәр, керәшен, Себер татарына бүлү — ясалма әйбер. «Бу, бәлкем, махсус та эшләнә торгандыр. Мишәрдән дә татаррак татарны әле табып карарга кирәк», — ди Рифат Фәттахов.

«Татар җыр сәнгатен Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Габдулла Рәхимкуловтан башка күз алдына китереп карагыз. Татар җыр сәнгате бик мескенләнеп калыр иде. Татарстан, татар халкы Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичевларны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрде», — дип әйтте фонд җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100