news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы кызы мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә

Узган ел август аенда ул «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңүче булды.

Кукмара районы кызы мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә
https://tatar-congress.org/yanalyklar/kukmara-rayony-kyzy-dine-abdullina-meskeyleler-ochen-tatar-tele-dereslere-ytkere/

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кукмара районы кызы Динә Абдуллина мәскәүлеләр өчен татар теле дәресләре үткәрә. 20 яшьлек Нормабаш авылы кызы, 2018 елда Байлангар урта мәктәбен тәмамлаган Динә Абдуллина Мәскәү дәүләт университетындагы биология факультетының 4нче курсында укый.

Узган ел август аенда ул «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр арасындагы этабында «Милләткә иң тугры татар кызы» һәм «Татар кызы-2020» номинациясендә җиңүче булды. 2021 елда Динә «Татар кызы» Халыкара конкурсында Мәскәүдә чыгыш ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Укудан тыш Мәскәүдәге татар җәмгыятендә елдан артык „кайныйм“. Мәскәү татар яшьләре Советында, МДУ татарлары якташлыгында торам, Татар милли үзәгендә еш булам. Татар мәдәнияте үзәгендәге „Идел“ ансамблендә җырлыйм. Курайда, гитарада, укулеледа уйныйм, синтезаторны үзләштерәм. Шигырьләр, җырлар язгалыйм. Теләүчеләр өчен университетта һәм онлайн режимда татар теле дәресләре алып барам», — дип сөйләде Динә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100