Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья татар конгрессы Каракүл авылын торгызуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте
6 майда Каракүл авылында зур янгын чыккан, нәтиҗәдә 25 корылма янган.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсенең Каракүл авылын янгыннан соң торгызуга өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 6 майда Омск өлкәсенең Каракүл авылында зур янгын чыккан, нәтиҗәдә 25 корылма янган. Җәй буена авылда 9 торак йорт торгызылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыгыз, проблемаларга игътибар итүегез һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт. Татар өммәте өчен катлаулы хәлдә сез битараф калмадыгыз. Безнең проблеманы төшенергә һәм хәл итәргә вакыт һәм көч тапканыгыз өчен рәхмәт.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Губернатор Александр Бурков җитәкчелегендәге Омск өлкәсе хөкүмәтенә, Омск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнехановка, Омск шәһәренең татар мәдәни автономиясе рәисе Тамир Алимбаевка, җирле халыкка, милли җәмгыять һәм оешмалар активистларына чит илләрдәге якташларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сезгә бәхет телибез! Кайгы-хәсрәт күрергә язмасын!», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз