news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курск шәһәрендә төзеләчәк рус-татар дуслыгы паркын Татарстан финанслый

Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак паркның проекты белән бу атнада Курск халкын таныштырдылар.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Курск шәһәрендә төзеләчәк Рус-татар дуслыгы паркы проекты киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. 13 августта шәһәрнең төньяк-көнбатыш микрорайонында яшәүче кешеләр яңа паркны ясау планнары белән танышты һәм үз фикерләрен кертте. Бу турыда «Курская правда» газетасы хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, әлеге микрорайонда яшәүчеләр узган ел Курск өлкәсе губернаторына мөрәҗәгать итеп, Дуслык проспекты янында парк булдыру үтенечен җиткергән. «Татар-рус дуслыгы» Халыкара хезмәттәшлеге иҗтимагый оешмасы дуслык скверы ясарга һәм анда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куярга тәкъдим иткән.

«Губернатор администрациясе Татарстан Президенты администрациясе белән элемтәгә чыкты. Нәтиҗәдә әлеге проект югары дәрәҗәдә әзерләнде», — дип белдерә проектны тормышка ашыруда катнашучыларның берсе Ренат Сәлахетдинов.

Паркның территориясе 80 сутый җирне биләп торачак. Анда балалар һәм спорт мәйданчыклары, төрле арт-объектлар, парковка, җәмәгать транспорты тукталышы, йөгерү юлы һәм Габдулла Тукайга һәйкәл булачак. Бөтен эшләр Татарстан бюджетыннан финансланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100