Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дагыстанда Татар мәдәнияте көннәре узачак
Дагыстанның Халыклар дуслыгы йортында "Дагыстан татарлары" дип исемләнгән стенд ачылачак.
(Казан, 14 август, "Татар-информ", Лилия Локманова). 30 август көнне Дагыстанда Татар мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Дагыстанда татар җәмгыяте җитәкчесе Эльмира Кадыйрова хәбәр итте.
Программа кысаларында, Дагыстанның Халыклар дуслыгы йорты бинасында урнашкан Россия халыклары музеенда "Дагыстан татарлары" дип исемләнгән экспозиция ачылачак. Анда татар халкының традицион шөгыльләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук концерт программасы да әзерләнгән.
"Əлеге чара рухи бердәмлек, халыклар дуслыгы, милләтара татулыкны сынландыра, тарихи мирасны саклауга, милли гореф-гадәтләрне киләчәк буынга җиткерергә, татар мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә", - ди Эльмира Кадыйрова. Чараны оештыруда Дагестанның Милли эшләр министрлыгы ярдәм күрсәтә. Шулай ук Махачкала шәһәре Хакимияте вәкилләре дә катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз