news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан татар оешмасы рәисе Конституциягә төзәтмәләр кертүгә фикерен белдерде

Безнең илебез, безнең Конституциябез, безнең хөкем, ди «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев

Әстерхан татар оешмасы рәисе Конституциягә төзәтмәләр кертүгә фикерен белдерде

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев «Татар-информ»га җибәрелгән видеоязмада Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә үз фикерен белдерде.

«Бу көнне 30 ел элек Россия территориясендә Конституция өстенлекле дип игълан ителде. Берничә көннән Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү башланачак. Әлеге төзәтмәләр безнең тарихи хәтеребезне саклый. Россия Федерациясенең хакимият чыганагы — ул суверенитетка ия күпмилләтле халык», — диелә әлеге видеода.

«Әстерхан өлкәсендә 147 милләт вәкиле үзара дус һәм тату яши. Безнең илебез, безнең Конституциябез, безнең хөкем», — ди Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев.

Шулай ук әлеге язмада әрмән мәдәнияте җәмгыяте вәкиле Сантро Зурнаджан, казах мәдәнияте вәкиле Ахмет Джаркенов, грузин мәдәнияте вәкиле Ираклий Китиашвили һәм дагыстан мәдәнияте вәкиле Али Шарапудинов мөрәҗәгате дә урын алган. Һәр милләт вәкиле үз телендә сөйли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100