news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петровское шәһәрендә Миңнегали Шәйморатовка бюст ачылды

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасының Петровское шәһәрендә 22нче мәктәпкә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу истәлекле көнгә багышлап мәктәп ихатасында Миңнегали Шәйморатовның бюсты ачылды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Билгеле булуынча, биш ел элек бу белем бирү учреждениесе 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның исемен йөртә башлады. Ул 1943 елда Луганск өлкәсен немец-фашист илбасарларыннан азат иткәндә һәлак булган иде.

Мәктәп директоры Гөлназ Серова белдерүенчә, урындагы музейда легендар башкорт хәрби начальнигына һәм республика белән сугыштан соңгы еллардагы хезмәттәшлеккә багышланган бик күп материаллар саклана. Былтыр Башкортстан ярдәме белән 22нче мәктәптә компьютер һәм кадет сыйныфлары ачылган иде.

«Без ярдәм өчен Башкортстан халкына рәхмәтлебез, тугандаш республикага тынычлык һәм аның чәчәк атуын телибез», — диде Гөлназ Серова.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук Петровское шәһәре читендә урнашкан совет хәрбиләре һәйкәленә чәчәкләр салды. Биредәге каберлектә Миңнегали Шәйморатов җирләнгән.

«Безнең ата-бабаларыбызның хәтерен саклаганыгыз өчен зур рәхмәт. Биредә, Петровскоеда генерал Шәйморатов һәм аның дивизиясе атлыларының рухы тынычлыҡ тапкан. Без озак кына вакыт аларның хезмәте лаеклы бәяләнсен өчен тырыштык һәм былтыр ил Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирде», — диде Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100