news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиядә 2022 елда Бөтенроссия авыл сабан туе була

Мордовия Республикасында 119 милләт вәкиле яши, алар арасында татарлар да бар.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 2 июльдә Мордовия Республикасында XII Бөтенроссия авыл сабан туе узачак. XII Бөтенроссия авыл сабан туе Мордовия Республикасында 2022 елның 2 июлендә узачак. Чараны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы 11 майда Республика йортында узды. Бу турыда «Известия Мордовия»гә сылтама белән «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Оештыру комитеты рәистәше Владимир Сидоров сүзләренчә, Мордовия Республикасында 119 милләт вәкиле яши, алар арасында татарлар да бар.

«Мордовия Республикасы XII Бөтенроссия авыл сабан туе эстафетасын агымдагы елның 3 июлендә Татарстан Республикасының Мөслим районында узачак 2021 елгы Сабантуйдан кабул итәчәк. Бу зур бәйрәм Мордовиядә югары дәрәҗәдә узачагына ышанам, диде Милли Шура һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге рәисе Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100