Төркия татарлары «Китап» радиосына югары бәя бирде

Әлеге радио хакында ТРТ каналы язып чыккан.

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова «Китап» милли радиосы кушымтасы гомумкулланышка керү белән үк смартфонында урын алуы һәм иң еш кулланылган кушымтага әверелүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Юкка гына „туган якның кадерен белер өчен, китеп кара ерак җирләргә“, — дип әйтмиләр икән… Милли радиода уйнатылган җырлар, укылган әсәрләрдән өзекләр аша Актанышыма, аның урман-болыннарына, су буйларына, бабай һәм дәү әниемнең йортына, киң ямь-яшел ишегалды-бакчаларына, Яр Чаллыма, әти-әниемнең өенә, яшүсмер чакларга кайтып киләм», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Ул туган ягы, татар телле мохитне сагынганын әйтте. «Шәхсән үземә бу кушымта бик кирәк булды — коронавируска кадәр берөзлексез сәяхәт итәргә туры килә иде, юлда тыңларга бик яхшы нәрсә. Төрле чараларда яки үзебез (җирле татар диаспорасы) чаралар оештырып, мәдәниятебезне танытабыз, монда да ярдәме булыр дип уйлыйм — ноутбуклар күтәреп йөрергә кирәк булмаячак. Интернетың гына булсын», — дип билгеләп үтте ул.

«Милли радио Төркия татарлары (мөһаҗир оныклары) өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Алар татар классик әдәби әсәрләре белән таныша алачак, һәм, әлбәттә, татар телләрен камилләштерәчәк. Бөтендөнья тарафыннан оештырылган "Татарча диктант" акциясе аларның туган телләрен яхшы дәрәҗәдә саклап кала алганлыгын күрсәтте. Яңа күченгән татарларны үзара туган телдә аралашмаганнан ачуланып та алалар», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

«Китап» радиосын ТРТ каналы да бәяләгән.