Германиянең Лейпциг шәһәрендә Сабантуй үтәчәк көн билгеле

Милли бәйрәм татарча, русча һәм немец телендә алып барылачак.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 29 июньдә Германиянең Лейпциг шәһәрендә Сабан туе уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сабан туен оештыручы, "Tatarstan. International" проекты әгъзасы сөйләде.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтә Лейпциг-Галле аэропорты алдында киң яшел аланда башланачак. “Программада күпсанлы мавыктыргыч ярышлар, чүлмәк вату, Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы, бию-җыр булачак”, - диде ул.

“Тел йотарлык тәмле 100% татар ризыклары тәкъдим ителәчәк, атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары каралган”, - ди оештыручы.

  • Чарада Германиядән һәм күрше Европа илләреннән 700дән артык кеше катнашыр дип көтелә.