22 май көнне Лениногорски районының Түбән Чыршылы авылында Р.Фәхретдингә һәйкәл ачыла

Бу көнне биредә халкыбыз тормышында истә калырлык тагын бер вакыйга булачак
(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 22 май көнне Лениногорски районының Түбән Чыршылы авылында район тарихында гына түгел, халкыбыз тормышында истә калырлык ике вакыйга булачак. Бу көнне биредә Роза Абзалова-Сәлманованың мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин, язучы, нашир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими, тарихчы галим, Төркиянең Әнкара университеты профессоры Әкъдәс Курат кебек күренекле шәхесләрнең нәсел шәҗәрәләренә багышланган “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабы тәкъдир ителәчәк. Шул ук көнне авылда Р.Фәхретдин һәйкәлен ачу тантанасы узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты.