news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов вафат булды

Шагыйрь белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалтуга дучар булды: 2008 елның 13 маенда 73 яшендә күренекле шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов вафат булды.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм “Казан утлары” журналы баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин тарафыннан имзаланган кайгынамадә түбәндәге юллар бар.
“Роберт Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районында туа. 1954 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Р.Әхмәтҗанов Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Студент елларында ук ул иҗат белән җитди шөгыльләнә башлый һәм 1958 елда аның «Егерменче яз» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
Институтны тәмамлагач, Р.В.Әхмәтҗанов Әстерхан өлкәсендә авыл мәктәбе укытучысы булып эшли. 1961 елда Казанга кайтып М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, соңрак «Татарстан яшьләре» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1966 елдан алып ул – профессиональ язучы.
Роберт Әхмәтҗанов – татар поэзиясендә беренче адымнарыннан ук үз шигъри йөзен тапкан талантлы шагыйрь. Аның шигърияте фикер-хисләрнең киеренкелеге һәм фәлсәфи тирәнлеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән аерылып тора. Ватанга мәхәббәт, аның турында кайгырту, үткәнебез һәм бүгенгебез белән горурлык, сугыш һәм тынычлык темалары аның «Уйна, улым!» һәм «Таштан ясалган ат» поэмаларында аеруча үзенчәлекле чагылыш таба.
Роберт Әхмәтҗановның шигъри теле тапкыр чагыштырулар, төгәл метафоралар белән мул сугарылган. Ул үз әсәрләренең ритмик-музыкаль яңгырашына зур әһәмият бирә иде. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар илһамланып иҗат иткән «Саумы, Кояш!» (М. Мозаффаров музыкасы), «Солдатлар», (Ф. Әхмәдиев), «Синең эзләр» (Р. Еникеев), «Якты елга» (З. Гыйбадуллин) кебек халык арасында киң танылган җырлар моның ачык мисалы.
1958-2000 еллар арасында Р. Әхмәтҗановның лирик шигырьләре, поэма һәм балладалары тупланган ике дистәгә якын китабы дөнья күрде. «Тургай тәрәзәсе» (1995) һәм «Кичке кошлар» (1999) исемле китаплары өчен шагыйрь 2001 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Ярты гасырдан ашкан әдәби иҗатында Роберт Әхмәтҗанов шигърияткә турылыклы булып калды һәм үзеннән соң җуелмаслык, тоныкланмаслык шигъри мирас калдырды”.
Талантлы шагыйрь, гүзәл кеше Роберт Әхмәтҗановның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр, диелә кайгынамәдә.
Шагыйрь белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100