Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Морозов татар телен үстерү буенча «юл картасы» булдырырга тәкъдим итте
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе узды.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы 8нче хисап-сайлау конференциясе узды. Анда өлкә губернаторы Сергей Морозов якын арада төбәктә татар телен саклап калу һәм үстерү буенча «юл картасы» булдырырга тәкъдим итте.
Конференцияне автономия рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул милли оешманың власть органнары белән аңлашып, кулга-кул тотышып эшләп, мәгариф белән мәдәниятне саклап калып үстерү юнәлешендә уңай нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, федераль татар автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов та өлкә татар автономиясенә һәрьяклап ярдәм итүе, һәрвакытта да терәк һәм таяныч булуы өчен Сергей Морозовка рәхмәт белдерде. Ул
Федераль законда бернинди чикләүләр юк, димәк, бөтен нәрсә мәктәп директорларыннан, ата-аналардан һәм үзебездән тора, диде депутат. Илдар Ирек улы милләттәшләребезне халык санын алуда актив катнашырга, татар булып язылырга, милли эшләргә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә өндәде. Ә делегатлар аңардан Ульяновскида «Болгар» радиосын тыңлау һәм «Чишмә» тапшыруларын карау мөмкинлеге булдыруда ярдәм сорады.
Автономия тарафыннан биш ел эчендә башкарылган эшләр турында «Ульяновск татарлары тормышыннан берничә мизгел» исемле видеофильмны караганнан соң, мохтарият җитәкчесе Рамис Сафин өлкә мәктәпләрендә ана телен өйрәнү мәсьәләсенә тукталды.
Биш елга бер тапкыр үткәрелә торган милләт җыены халкыбыз гимнын — Габдулла Тукайның «Туган тел»н күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.
Анда өлкә һәм шәһәр районнарыннан сайланган 145 делегат, шулай ук Губернатор администрациясе, шәһәр хакимияте, федераль татар автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз