news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге үз-үзеңне изоляцияләү вакытында #әдәбикич флешмобын башлый

Акциядә татар язучылары һәм шагыйрьләре яраткан әсәрләрен видеога яздырып, социаль челтәрләргә урнаштырачак.

Язучылар берлеге үз-үзеңне изоляцияләү вакытында #әдәбикич флешмобын башлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген 19.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге #әдәбикич флешмобын башлап җибәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт хәбәр итте.

«Видеоязмалар һәр кич саен Татарстан Язучылар берлеге берлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында куела барачак. Әлеге әсәрләр халыкның рухын күтәрер дип уйлыйм. Флешмоб тәмамлангач, иҗат әһелләре халыкка теләк-фикерләрен җиткерәчәк», — диде ул.

Рәмис Аймәт әлеге флешмобта теләгән һәр кешенең катнаша алуын билгеләп узды. «Актив кешеләрне флешмобка кушылырга чакырабыз. Видеоларны #әдәбикич һәм #минөйдәторам хештеглары белән урнаштыра барырга кирәк», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100