news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел шигърият көне #шигырьбәйрәме флешмобы форматында үтәчәк

Быел Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында уздырылмаска мөмкин.

Быел шигърият көне #шигырьбәйрәме флешмобы форматында үтәчәк
Рамил Гали

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 26 апрельдә көндезге 12.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Интернетта шигърият бәйрәме башланачак, аңа #шигырьбәйрәме хештегы белән кушылып булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт сөйләде.

«Егерме алтынчы апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, шигърият бәйрәме. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы Габдулла Тукай һәйкәле мәйданчыгында үтә иде. Быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Тукай һәйкәле янына халыкны җыеп булмас», — диде ул.

Рәмис Аймәт шигырь бәйрәме Интернет киңлегенә күчәр, анда да миллионлаган әдәбият сөючеләр барлыгын белдерде. «Шуңа күрә бу көнне шагыйрьләр шигырьләрен видео белән юллаячак, шигърият бәйрәме социаль челтәрләрдә барачак», — диде ул.

Флешмобта өлкән шагыйрьләр дә, яшьләре дә катнашачак. «Алар шигърият бәйрәменә багышланган шигырьләрен укып, котлау сүзләрен дә ирештерәчәк. Видеолар сценарий тәртибендәге кебек, бер-бер артлы урнаштылып барачак. Акциядә барлык шигърият сөючеләр дә катнаша ала. Видеоларны #шигырьбәйрәме һәм #Тукайтуганкөн хештеглары белән урнаштыру сорала», — ди Рәмис Аймәт.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100