Санкт-Петербургта быел да "Тукай-квест"ка әзерләнәләр

Чарада катнашучылар Санкт-Петербург татарлары тарихына багышлнган биремнәр үти, белемнәрен арттыра.
(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта быел да "Тукай-квест" узачак. Ул 28 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта җирле татар активисты, җырчы һәм чараны оештыручыларның берсе Альбина Ишмурзина хәбәр итә. 
 
  • "Тукай-квест" 2016 елда да, 2017 елда да үткәрелгән. Ул шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) туган көненә багышлана. 2017 елда, мисалга, уенда 4 команда, барысы 40 кеше катнашкан һәм Санкт-Петербург татарлары тарихына багышланган ребуслар, кроссвордлар, иҗади биремнәрне үтәгән. Биремнәр бары татар телендә генә язылган.
 
Быел да квестта 4 команда катнашуы көтелә.